2021 елның 27 февралендә шәфкать туташы Гильманова Т.А. балаларга бөтен организм эшенә хәрәкәт йөкләнешенең ничек тәэсир итүен аңлату максаты белән мәктәп яшендәге балалар белән сәламәт яшәү рәвеше буенча «Хәрәкәт-ул тормыш» дигән чара үткәрде.
Дәрестә тәрбияләнүчеләр хәрәкәтнең нәрсә икәнлеген, хәрәкәтнең төрләре һәм ысуллары белән таныштылар. Кеше гел хәрәкәттә. Иртәнге гимнастика һәм даими физик күнегүләр белән шөгыльләнү сөякләрне һәм мускулларны ныгытуга, шулай ук безнең организмны дөрес формалаштыруга ярдәм итә. Нык мускуллар, яхшы чыдамлылык белән, безнең организмның эшен яхшырта, һәм без азрак авырыйбыз. Хәрәкәт-ул тормыш, димәк физкультура һәм спорт - безнең иң яхшы дусларыбыз.
Һәркем көн саен гадәткә кертеп иртәнге гимнастика ясарга һәм спорт белән шөгыльләнергә, шул рәвешле сәламәт һәм матур булу теләген тәрбияләргә тиеш.