ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

10.03. 2021ел. Шәфкать туташы Гильманова Т.А. мәктәп яшендәге балалар белән сәламәт яшәү рәвеше буенча «Кышкы чорда витаминнар» дигән дәрес үткәрде.

Максат: балаларны төп витаминнар һәм сәламәт туклану принциплары белән таныштыру.

   Яңа Чишмә районында озаквакытлы карау системасы кысаларында, сәламәтлек торышын күзәтү максатыннан, “Кайгырту” үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсенең табиб-гериатр Ахсанова Рәсилә Малик кызы белән өйдә социаль хезмәт алучылар буенча патронаж үткәрделәр.

Безнең тату гаилә

 

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында 11 март көнне тәрбияче Зарипова В.Ф. һәм стационар бүлегеннән Саиданың әнисе Бакирова Л. Р. «Безнең тату гаилә»дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Бәйрәмне оештыручылар чара дәвамында җылы дустанә атмосфера һәм эмоциональ кәеф тудыра алдылар.

Чара башында кечкенә «музыкантлар» һәм баянчы Бакирова Л.Р. кунакларны-тамашачыларны сәламләделәр, ә соңыннан балалар «Гаилә» тсемле викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Әти-әниләр Сәидә Бакированың әнисе белән, Газизова Диананың  «Туган як» һәм Котков Тимурның «И туган тел» җырлары белән чыгышларын билгеләп үттеләр.

Тәрбияче музейның кайбер экспонатларын күрсәтеп, гаиләдә кунакчыллык традицияләре турында сөйләде. Чара ахырында барлык балалар да «Курсәт әле үскәнем», «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» әйлән-бәйлән уеннарында актив катнаштылар.

10 март көнне Зәй  муниципаль районы  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ярымстационарында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен максатчан чара үткәрелде.

“Иң назлы хисләрдән чәчәк бәйләме” дип аталган чара 8 Март-халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылды. Гаилә ялы һәрвакыт уртак иҗади эшчәнлек аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

2021 елның 10 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Тән өлешләре” дигән уен – виторина уздырылды.

Балаларның саф һавада булуы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Йөрү балалар организмын чыныктыруның беренче һәм иң кулай чарасы. Ул аның чыдамлылыгын һәм тышкы мохитнең, бигрәк тә салкын тию авыруларына каршы торуын, тискәре йогынтыларга тотрыклылыгын арттыруга ярдәм итә.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

10 нчы март көнне Югары Утар балалар интернат – йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк " Язны танып-белү сәяхәте” дигән темага шөгыль үткәрде .

 Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Батршина Дәрия 2 нче социаль хезмәт алучылар өчен 2021 елның 9 нчы мартында, "Зарарлы гадәтләрне профилактикалау" программасы кысаларында, «Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: тәмәке тартуга, алкогольгә һәм наркоманиягә тискәре караш формалаштыру.

021 елның 5 мартында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль педагог Газыйева Гүзәл балигъ булмаган балалар белән «Гаилә хокуклары һәм бурычлары», «Конфликтлар һәм аларны чишү юллары»дигән төркемле дәрес үткәрде.

9 март көнне Баулы районының Урустамак авылында урнашкан 2 нче социаль участогында социаль куркыныч хәлдә булган, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә социаль-психологик патронаж үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International