Балаларның саф һавада булуы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Йөрү балалар организмын чыныктыруның беренче һәм иң кулай чарасы. Ул аның чыдамлылыгын һәм тышкы мохитнең, бигрәк тә салкын тию авыруларына каршы торуын, тискәре йогынтыларга тотрыклылыгын арттыруга ярдәм итә.
Тәрбияче Давлетгәрәева Г.З. җитәкчелегендә урамда балалар бик күп уйнадылар, хәрәкәтләнделәр.
Хәрәкәтләр матдәләр алмашын, кан әйләнеше, газ алмашын көчәйтә, аппетитны яхшырта. Балалар төрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, хәрәкәтчәнрәк, җитезрәк, кыю, чыдам булалар.