Безнең тату гаилә
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында 11 март көнне тәрбияче Зарипова В.Ф. һәм стационар бүлегеннән Саиданың әнисе Бакирова Л. Р. «Безнең тату гаилә»дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Бәйрәмне оештыручылар чара дәвамында җылы дустанә атмосфера һәм эмоциональ кәеф тудыра алдылар.
Чара башында кечкенә «музыкантлар» һәм баянчы Бакирова Л.Р. кунакларны-тамашачыларны сәламләделәр, ә соңыннан балалар «Гаилә» тсемле викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Әти-әниләр Сәидә Бакированың әнисе белән, Газизова Диананың «Туган як» һәм Котков Тимурның «И туган тел» җырлары белән чыгышларын билгеләп үттеләр.
Тәрбияче музейның кайбер экспонатларын күрсәтеп, гаиләдә кунакчыллык традицияләре турында сөйләде. Чара ахырында барлык балалар да «Курсәт әле үскәнем», «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» әйлән-бәйлән уеннарында актив катнаштылар.