«Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы»

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Зарарлы гадәтләр хәзерге заман җәмгыятенең иң зур проблемаларыннан берсе булып тора. Тәмәке тарту һәм алкогольне чамадан тыш куллану иң куркыныч гадәтләр булып тора һәм бу гадәтләрдән – авырулардан җәфа чигүчеләргә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә, гомумән җәмгыятькә дә зур зыян китерә.

 Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Батршина Дәрия 2 нче социаль хезмәт алучылар өчен 2021 елның 9 нчы мартында, "Зарарлы гадәтләрне профилактикалау" программасы кысаларында, «Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: тәмәке тартуга, алкогольгә һәм наркоманиягә тискәре караш формалаштыру.

Үткәрелгән дәрес  социаль хезмәтләр алучыларның алга таба яшәү рәвешенә уңай йогынты ясады, аларда сәламәт яшәү рәвешенә булган ихтыяҗларны күзаллау формалаштырылды.

Занятие Кытай зирәге Лао То сүзләре белән тэмамланды «Кем дустын җиңә ала – ул көчле, кем үзен җиңә ала – чын-чынлап җиңүче", - дип тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International