Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты." Язны танып-белү сәяхәте” дигән темага шөгыль.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

10 нчы март көнне Югары Утар балалар интернат – йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк " Язны танып-белү сәяхәте” дигән темага шөгыль үткәрде .

Шөгыльнең максаты: тәрбияләнүчеләрне язның характерлы билгеләре белән таныштыру; язда хайваннар һәм үсемлекләрдөньясында булган үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен ныгыту; табигатькә сакчыл караш, үз-үзеңне тоту культурасын, әйләнә-тирәдәгеләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес башында яз турында табышмак-шигырьукылды.Шулай ук «Ел фасылын бел», «Ягымлы сүз» кебек төрле уеннар үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр яз килү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләштеләр. Шөгыль вакытында тәрбияче балаларның игътибарын табигатьтәге үзгәрешләргә юнәлтте. Һәр куакны, агачны, гомүмән табигатьне сакларга кирәк икәнен аңлатты.Дәреснең икенче өлеше саф һавада хәрәкәтле уеннарбелән дәвам иттелде. Тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар. Шөгыль кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International