Сәламәт яшәү рәвеше «Кышкы чорда витаминнар», Алексеевск районындагы «Забота» приюты.

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

10.03. 2021ел. Шәфкать туташы Гильманова Т.А. мәктәп яшендәге балалар белән сәламәт яшәү рәвеше буенча «Кышкы чорда витаминнар» дигән дәрес үткәрде.

Максат: балаларны төп витаминнар һәм сәламәт туклану принциплары белән таныштыру.

Дәрес сәламәт туклануның төп кагыйдәләрен билгеләү белән башланып китте. Сәламәтлекнең авыру халәтеннән нәрсә белән аерылуын ачыкладык. Көчсезләнгән һәм авыру организмга ярдәм йөзеннән витаминнар кирәк. Витаминнар табигый һәм җитештерүдә эшләнә торган витамин комплексы була. Кышкы чорда витамин яшелчә һәм кайбер җиләк-җимешләрдә аз урнашкан. Шуңа күрә табиблар даруханәләрдә сатып алырга мөмкин булган витаминнар кабул итәргә киңәш итә.

Балалар балыкта, иттә, ярмаларда һәм сөт продуктларында булган витаминнар һәрвакыт файдалы, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International