2021 елның 5 мартында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль педагог Газыйева Гүзәл балигъ булмаган балалар белән «Гаилә хокуклары һәм бурычлары», «Конфликтлар һәм аларны чишү юллары»дигән төркемле дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты: гаиләдә тискәре тәрбия мохитен кисәтү һәм көйләү.
Дәрес барышында балалар белән 18 яшькә кадәрге баланың, шулай ук аларның әти-әниләренең хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы турында әңгәмә үткәрелде. Уен формасында, тормыш ситуацияләре һәм теге яки бу ситуациядә үзеннең һәм башкаларның хокукларын бозмыйча ничек хәл итергә кирәклеге турында фикер алыштылар. Балалар актив катнаштылар һәм нәтиҗә ясадылар: ата-аналарның киңәшләренә һәрвакыт колак салырга, үз хокукларыңны гына түгел, бурычларыңны да белергә; теләсә нинди җитди җинаять үз артыннан җәза бирүен онытмаска кирәклеге турында.