2021 елның 10 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Тән өлешләре” дигән уен – виторина уздырылды.
Дәреснең максаты итеп кеше тәненең төзелеше һәм гигиена күнекмәләрен үтәү турында ныгыту булды. Дәрес тән өлешләре турында презентация карау белән башланды. Презентациябарышында балалар сорауларга җавап бирделәр, актив фикер алыштылар. Аннан соң викторина уздырылды, тән өлешләре турында алган белемнәрен ныгыттылар. Балалар ике командага бүленеп, чиратлап сорауларга җавап бирделәр. “Үз – үзеңне җый” дигән уен уйнадылар.
Дәрес ахырында йомгак ясалды. Уен – викторинада барлыгы 20 бала катнашты.