ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Тормышка – әйе дип әйтәбез!» дип аталган дәрес үткәрде. 

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Зәй районының “Радость” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен “Март аенда үзенчәлекле көн...” дигән мәгълүмат чарасы оештырылды.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 5 март көнне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әнием-кояшым минем» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес сөйләмне, коммуникатив сәләтләрне, ишетү һәм күрү сәләтен үстерү, иҗади эшчәнлекне формалаштыру, әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү,ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелде.


7
март, 2022 ел
дүшәмбе
2022 елның 7 март Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты Шәфкать бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан «Язгы кәеф» тәрәзәләр бизәү.

5
март, 2022 ел
шимбә

«Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова «Кул эшләре могҗизалары» дигән хәйрия ярминкәсе уздырдылар. Чара 4 март көнне проект нәтиҗәләрен күрсәтү максатыннан үткәрелде. Ярминкәдә 25 ата-ана һәм 30 балигъ булмаган бала катнашты.

4 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Кыш Сау бул, Май чабу күңел ач» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Әлеге чараның максаты-рус халык бәйрәмнәре, рус халкының тарихын һәм тормышын белү, балаларны рус халык традицияләренә җәлеп итү.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Әнигә елмаю бүләк ит!” дип аталган чара үткәрде. Чара күңелле ял оештыру һәм үз әниләренә, әбиләренә, сеңелләренә, дусларына, сыйныфташларына карата мәхәббәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Балигъ булмаганнарның файдалы ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» дигән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чара тыл хезмәтчәннәренә күңелле хис-кичерешләр һәм кайгыртучанлык күрсәтү аша бүләк итү мөмкинлегенә катнашу хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

2 нче март көнне 7 нче социаль участокта 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләр һәм әбиләр өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс узды.

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Корфу ныгытмасын алу» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чара 4 март көнне балаларда, танылган флотчы һәм Ватанны саклаучы буларак, Федор Ушаков турында башлангыч күзаллауларны формалаштыру, рус халкының батырлыгы һәм ныклыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International