«Кул эшләре могҗизалары»

2022 елның 5 марты, шимбә

«Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова «Кул эшләре могҗизалары» дигән хәйрия ярминкәсе уздырдылар. Чара 4 март көнне проект нәтиҗәләрен күрсәтү максатыннан үткәрелде. Ярминкәдә 25 ата-ана һәм 30 балигъ булмаган бала катнашты.

Хәйрия ярминкәсендә проектта катнашучыларның 4 юнәлеше буенча «Күңелле төймәләр», «Фоамиран остаханәсе», «Балчыктан әвәләп ясау», «Киемне яңарту- кастомизацияләү» эшләре тәкъдим ителде. Төрле төстәге матур сарафаннар кигән гүзәл кызлар халыкны ярминкәгә чакырдылар, сатып алучыларны сәламләделәр, үз товарларын күрсәттеләр. Ата-аналар һәм балалар кабат иҗади эшләр нәтиҗәләренә карап, үзләренә ошаган әйберләр сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар. Ярминкә-күргәзмә салкын кышкы һава торышына карамастан якты, матур төсләре белән җылытты, дәрт һәм яхшы кәеф бирде.

Ата-аналар һәм балалар бик күп якты һәм онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар. Җыелган акчалар «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсендә эшләү өчен кирәкле материаллар сатып алуга юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International