“Әнигә елмаю бүләк ит!”

2022 елның 5 марты, шимбә

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Әнигә елмаю бүләк ит!” дип аталган чара үткәрде. Чара күңелле ял оештыру һәм үз әниләренә, әбиләренә, сеңелләренә, дусларына, сыйныфташларына карата мәхәббәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Күңел ачу чарасы башында социаль педагог кунаклардан «яз» сүзен ишеткәч сезнең күз алдына нәрсә килә дип сорады. Барысы өчен дә бу сүз чәчәкләр, әниләрнең елмаюлары һәм 8 Март бәйрәмен аңлата икән. Аннан соң чара конкурс программасы белән дәвам итте, анда кызлар уйнап кына калмыйча, үзләренең артистлыкларын, зирәклеген, сөйкемлелеген, акыллы һәм яхшы хуҗабикә икәнлекләрен күрсәттеләр. Кызлар әниләренә өй җыештырырга "булыштылар", макияж ясарга, әниләренә һәм әбиләренә мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен әйтергә өйрәнделәр. Бәйрәм тәмамланганнан соң барысына да бүләкләр тапшырылды.

Чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International