ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2022 ел
шимбә

РФ халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Март ниятләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара март аендагы халык бәйрәмнәренең асылын һәм мәгънәсен ачу, шулай ук балаларда сөйләм, фикерләү, хәтер, игътибар, туган илеңә һәм рус теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 24 мартта «Халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


4
март, 2022 ел
җомга

Владимир Петрович 2019 елдан Зәй районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучы булып тора.

2022 елның 4 март көнне «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йортында» тәрбияче Идиятова Ильсеяр Исмагиловна « Яраткан әнилэргә открыткалар » дигән темага открытка ясатты.

Түбән Кама муниципаль районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесе белән берлектә уздырылган чаралар кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 1 март көнне «Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы» дигән өстәл психологик уенын кулланып дәрес үткәрде. Әлеге чара 11-17 яшьлек балигъ булмаганнар белән үткәрелде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Мәрхәмәтле йөрәктән игелекле эш» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты: яшьләргә кеше мөнәсәбәтләре кыйммәте, өлкән кешеләр турында кайгырту турында искәртү, рәхмәт һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022-нче  елның 3-нче март көнне тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы  балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән “Өстәл уеннары” исемле шөгыль уздырды.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 2 мартында “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат- йорты” нда психолог Садыкова Г.Г. “Күчмә кошлар “ дигән тема буенча шөгыль үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова эчкечелеккә бәйлелекне кисәтү буенча «Гомуми эш» дигән Бөтенроссия проекты кысаларында «Чын ир-атның биш сере» дигән интерактив дәрес үткәрде.Максат: малайларда ир-атларның иң яхшы сыйфатларын тәрбияләү, кешеләрнең вакыйгаларны һәм гамәлләрен анализлый белү сәләтен үстерүгә ярдәм итү. Чарада 9 яшүсмер катнашты.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

2022елның 1 мартында тәрбияче Галиуллина Нурия Х.“Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йорты“ ында “Язның беренче көне” дигән темага шөгыль үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International