«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 5 март көнне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әнием-кояшым минем» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес сөйләмне, коммуникатив сәләтләрне, ишетү һәм күрү сәләтен үстерү, иҗади эшчәнлекне формалаштыру, әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү,ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында балалар әниләр белән бергә бармак гимнастикасын башкардылар. Аннан соң педагог иллюстрацияләр күрсәтте, катнашучыларга Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы турында сөйләде һәм нәниләргә үзләренең яраткан әниләре турында сөйләргә тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну белән әниләренең игелекле, күңелле, матур һәм яраткан булуларын әйттеләр, һәм әти-әниләре ярдәме белән «Кояшкай» аппликациясе ясадылар. Балаларның мондый эшчәнлеге нәтиҗәсендә кечкенә моторика иҗади төсмер ала.
Дәрес ахырында яхшылык, җылы һәм тыныч күк йөзе теләп, әниләргә лалә чәчәкләреннән чәчәк бәйләмнәре, ә нәниләргә бүләкләр тапшырылды.