Балигъ булмаганнарның файдалы ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» дигән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чара тыл хезмәтчәннәренә күңелле хис-кичерешләр һәм кайгыртучанлык күрсәтү аша бүләк итү мөмкинлегенә катнашу хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Мастер – класс башында социаль педагог балаларга тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары турында сөйләде. Җиңү көнен якынайту өчен, өлкәннәр белән беррәттән, авыр тормышта яшәгән балалар турында да сөйләштеләр. Балалар, әлеге кешеләргә открыткалар ясауларын беоеп, зур дәрт һәм кызыксыну белән эшкә керештеләр. Иҗади процесс барышында катнашучылар үзләренең әби-бабайларыннан ишеткәннәре, авыр сугыш еллары турында сөйләгән хикәяләре белән уртаклаштылар.
Җылы, дустанә шартларда вакыт бик тиз узды. Волонтерлар чын күңелдән эшләнгән бүләкләрен күк йөзендәге тынычлык өчен рәхмәт сүзләре белән тыл хезмәтчәннәренә тапшырачаклар. Мастер-класста катнашучылар “Игелекле эшләр эшләү бик күңелле”, - дип нәтиҗә ясадылар