«Кыш Сау бул, Май чабу күңел ач»

2022 елның 5 марты, шимбә

4 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Кыш Сау бул, Май чабу күңел ач» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Әлеге чараның максаты-рус халык бәйрәмнәре, рус халкының тарихын һәм тормышын белү, балаларны рус халык традицияләренә җәлеп итү.

Бәйрәм бик күңелле үтте: балалар һәм ата-аналар рәхәтләнеп күңел ачтылар, күңелле конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, Май чабу карачкысы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Май чабу җырларын җырладылар. Ә Май чабу бәйрәме традицион коймак һәм саф һавада кайнар чәй белән сыйланмыйча узмый бит! «Веста» үзәге белгечләре әзерләгән ит, гөмбә, кайнатма белән төрелгән коймаклар барлык кунакларны да шатландырды.

Чара күңелле һәм сизелмичә дә үтте. Барлык кунаклар да күңелле бәйрәм, тәмле сыйлар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен үзәк хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International