ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

     20.03.2021 «Забота» приютында тәрбияче Королева Н.В. составында 10 кешедән торган  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән,  В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен уку һәм фикер алышу буенча дәрес үткәрде.

Максат: балаларны В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясе белән таныштыру.

Бурычлар: балаларны әдәби әсәрнең эчтәлеген эмоциональ рәвештә кабул итәргә өйрәтү; балаларның яхшылык, әдәплелек турындагы белемнәрен тирәнәйтергә, матур әдәбият белән, кешеләр тормышына кызыксыну тәрбияләргә, әхлакый хисләр тәрбияләргә;

-балаларның бер-берсе, башка балалар һәм өлкәннәр белән аралашканда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен булдырырга.

19.03.21 ел хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н.12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.

Максат: коймак әзерләү буенча гамәли осталыкларын камилләштерү.

Балаларны  көнкүреш приборының яңа төре «электр коймак табасы», аның әһәмияте һәм куллану кагыйдәләре белән таныштыру.

Дәрестә 6 кеше катнашты.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина «Әни+бәби» клубы кысаларында «Юла» уен үзәгендә «Минем уенчыкларым» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балаларны төрле уеннар, кинетик ком белән таныштыру, музыка, уен эшчәнлегенә тарту, дустанә мөнәсәбәтләр, игелеклелек, ярдәмчеллек тәрбияләү, уртак уеннардан уңай эмоциональ кәеф булдыру.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 20 балигъ булмаган бала өчен «Кванториум» балалар технопаркына экскурсия үткәрде. Максаты: балаларны социальләштерү һәм уңай кәеф формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

Җәлил картлар йортында көн саен иртәнге күнегүләр


20
март, 2021 ел
шимбә

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында фән һәм технологияләр елына багышланган «Интеллектуаль марафон» дигән танып-белү сәгате узды. 


19
март, 2021 ел
җомга

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Ана һәм әти теле» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр.

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз хезмәтләрен сыйфатлы итеп башкару максатыннан эш барышында төрле инновацион технологияләр кулланалар. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында бигрәк тә «Библиотерапия»технологиясе зур кызыксыну уятты. Бу технология өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә аеруча яхшы нәтиҗәлргә ирешергә ярдәм итә.

ГАУСО «Тукаевский дом- интернат для престарелых и инвалидов» МТЗ и СЗ РТ. Мероприятие «Средство от грусти» посвященное всемирному дню счастья.

19 нчы март  конне тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы балалар белән “ Нурлы кояш” дигән темага уен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International