Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 20 балигъ булмаган бала өчен «Кванториум» балалар технопаркына экскурсия үткәрде. Максаты: балаларны социальләштерү һәм уңай кәеф формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Кванториум технопаркы-балаларны инженер юнәлешендә әзерләүнең яңа форматы, ул уйлап табу фикерләвен үстерә һәм команда проект эшчәнлеге күнекмәләрен бирә. Дәресләр югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган уку классларында һәм лаборатория-квантларда, шулай ук экспериментлар һәм тәҗрибә үткәрү өчен уникаль программа белән тәэмин ителгән уку кабинетларында уза. Экскурсия вакытында педагоглар балаларга Photoshop системасында ничек эшләргә, сәнәгать дизайны лабораториясендә 3D модель булдырырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. Ә Промробоквантум лабораториясе балаларны искиткеч роботларны булдыру һәм куллану мөмкинлекләре белән таң калдырды. Хай-тек һәм IT-кванум программалаштыру дөньясына пәрдә ачтылар.
Балаларга бик кызык булды, алар бик теләп роботлар белән идарә иттеләр һәм кванториумның искиткеч остазларыннан бик куп яңалыклар белделәр.