ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Язгы каникуллар вакытында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай районының «Юность» спорт комплексында булдылар. 

“Мәгълүмати навигатор “Яшүсмерләр медиа культурасын формалаштыру” технологиясе кысаларында 2021 нче елның 19 нчы марты көнне 19 нчы санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 10 балигъ булмаган бала өчен «Интернет һәм яңа технологияләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

2021 нче елның 19 нчы марты көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала өчен «Чернобыль - фаҗига, батырлык, кисәтү» дигән дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм Чернобыль һәлакәте турында хәтерне саклау, карандашлар һәм гуашьлар белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү, рәсем ясау буенча төрле техникаларны куллану, кызыксынучанлыкны, пөхтәлекне үстерү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар белән индивидуаль реабилитация эше» дигән темага төбәк семинары булып узды. Семинар якын-тирә муниципаль районнардагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәткәрләре өчен үткәрелде: Мөслим, Менделеевск, Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә, Зәй, Тукай һәм Яр Чаллы шәһәрләре.

Питрәч муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәткәре үз карамагындагылар белән берлектә авыл җирлегендә "Нәүрүз" бәйрәменә багышланган чарасында катнаштылар. Карамактагылар зур кызыксыну белән концерт карадылар һәм тәмле ризыклар белән сыйландылар. Чара ахырында карамактагылар социаль хезмәткәркә чакыру һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр.

Курчак театры дөньясына сәяхәт

 

Театр дөньясына сәяхәт-һәрвакыт мавыктыргыч чара. Ә бу курчак театры булса - икеләтә мавыктыргыч!

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 21 нче март көнне Халыкара курчак театры көненә багышланган чарада тәрбияче Жаворонкова Л.В. балаларга курчак театрының  төрләре турында сөйләде. Ә балалар тыңлаучылар һәм тамашачылар гына булып калмадылар, ә анда актив катнаштылар.

Безнең үзәктән тиздән  бөтенләйгә китергә жыенучы, Лебедев Максим  балаларга фланелеграфта «Кабартма " әкиятен күрсәтте. «Теремок» өстәл театрын һәм «Шалкан» бармак театрын Йосыпова Динара һәм Чукаева Ирина тәкъдим иттеләр. 

Ә чара ахырында бу яшь артистлар белән  Лапин Артем, бибабо курчакларыннан файдаланып, «Песи, әтәч һәм төлке» мини-спектаклен күрсәттеләр. Курчак театры дөньясына сәяхәт кызыклы  һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

«Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмэт буенча инструкторлар Исхакова Ю.Ч. һәм Курбанова А.М. социаль хезмәт алучылар өчен кыш озату – Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр.

19 март көнне Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 26 бала «Нәүрүз – яз бәйрәме» чарасында катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Барысы өчен дә рәхмәтлемен!” дип исемләнгән социаль-педагогик чара үткәрде.

            Татарстан Республикасында барлык теләүчеләрне яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү башланды. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләре Спутник V исемле коронавирус вакцинасы белән прививка ясаттылар. Табиблар берничә тапкыр кисәткәнчә, коронавирус төрле өзлегүләр белән куркыныч, ул җитди авырулар үсешенә китерергә мөмкин. Ә прививка авыруның мөмкин булган нәтиҗәләреннән бердәнбер саклану чарасы булырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International