19 нчы март конне тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы балалар белән “ Нурлы кояш” дигән темага уен үткәрде.
Дәреснең максаты:
1.Рәсем ясау белән кызыксыну уяту.
2.Предметның түгәрәк формаларын, туры сызыклар ясарга өйрәтү.
3.Балаларны кисточка һәм краска белән дөрес файдаланырга өйрәтү.
4.Мөстәкыйльлек тәрбияләү.
5.Кулларның эшләү моторикасын үстерү.
6. Уңай эмоцияләр тудыру, күңелле кәеф булдыру.
Балалар рәхәтләнеп кояш рәсеме төшерелгән кызыклы рәсемнәр карадылар һәм ясадылар. Балалар бик актив булдылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Куелган максатка ирешелде. Балалар бик канәгать калдылар.