Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Ана һәм әти теле» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр. Балалар һәр халыкның тарихында һәм мәдәниятендә туган телнең роле турында сөйләштеләр. «Начар» һәм «яхшы» телләр булмый, «начар» һәм «яхшы» халыклар булмый, дип аңлаттылар. Табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, викторинада катнаштылар. Дәрес ахырында һәр Тел – халыкның тормыш һәм хезмәт көзгесе, аның иҗтимагый үсеше көзгесе, туган телне өйрәнергә, сакларга, кадерләргә һәм хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
.jpg)