В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен уку һәм фикер алышу, Алексеевск районы, «Забота» приюты.

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

     20.03.2021 «Забота» приютында тәрбияче Королева Н.В. составында 10 кешедән торган  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән,  В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен уку һәм фикер алышу буенча дәрес үткәрде.

Максат: балаларны В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясе белән таныштыру.

Бурычлар: балаларны әдәби әсәрнең эчтәлеген эмоциональ рәвештә кабул итәргә өйрәтү; балаларның яхшылык, әдәплелек турындагы белемнәрен тирәнәйтергә, матур әдәбият белән, кешеләр тормышына кызыксыну тәрбияләргә, әхлакый хисләр тәрбияләргә;

-балаларның бер-берсе, башка балалар һәм өлкәннәр белән аралашканда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен булдырырга.

     «Рәхмәт», «Зинһар», «Исәнмесез», « Сау булыгыз»" кебек "Тылсымлы" сүзләрне без гомер буе сөйлибез. Әдәплелек - күп кенә хәлләрдә уңыш нигезе һәм моны балаларга яшьтән үк белергә кирәк. Дәрес барышында балалар әдәпле кеше дип аталучылар турында фикер алыштылар, кешеләр   аралашкан  вакытта куланган«тылсымлы сүзләрне»  барысы бергә искә төшерделәр., балалар үзләре әдәплеме икән дигән сорауларга җавап бирделәр. Аннары балаларга В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясе тәкъдим ителде. Хикәя анализланды, балалар сорауларга җавап бирделәр, хикәянең төп героеның үз-үзен тотышы турында фикер алыштылар, аннары «Әдәпле күнегү» уздырдылар.

     Балалар  дәрескә йомгак ясап, әлеге хикәя башка кешеләргә карата ихтирамлы,  әдәпле булырга өйрәтә, ә яхшы «тылсымлы» сүзләр кешеләргә үзара аралашырга ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International