19 нчы март көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Ата-аналар өчен мәктәп» дигән чираттагы утырышны уздырдылар, анда 23 ата-ана катнашты. Балалар табибы Потес Л.А. ата-аналарга интеллектуаль үзенчәлекле булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән булачак Махсус Олимпиада турында мәгълүмат бирде. Бөтендөнья уеннары шулай ук спортчылар өчен махсус олимпия хәрәкәте аша сәламәтлек саклау, мәгариф һәм лидерлык өлкәсендәге эш өчен мөһим платформа булып тора, дип сөйләде. Ата-аналар «космик зарядка», «песи белән зарядка»ны үтәү буенча тәкъдимнәр алдылар.
Социаль эш буенча белгеч Белова М.А. һәм тәрбияче Нигъмәтҗанова Э.Вв. түбәндәге проблемалы мәсьәләләрне күтәрделәр: нәрсә ул вак моторика, ничек һәм ни өчен аны уздырырга, балаларда вак моториканың физиологик үзенчәлекләрен үстерү өчен уенны ничек оештырырга. Ата-аналарны бармак гимнастикасы үткәрергә, өй шартларында тестопластика һәм пластилинография буенча дәресләр оештырырга өйрәттеләр.
Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан бина фойесында мәгълүмати стенд урнаштырылды. Бу стенд туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, республиканың бердәмлеген ныгыту максатыннан ясалды. Анда күпмилләтле Татарстан территориясендә яшәүче халыклар, дуслык һәм татулык турында мәгълүмат тупланган
Балык Бистәсе районы Ямаш гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Әнисә Минвәлиева Интернетта киберкуркынычсызлык буенча дәрес үткәрде.
Кукмара районы “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Волонтерлар белән эшләү” программасы тормышка ашырыла. Программада төрле ярдәм төрләре каралган. Программаның максаты-буыннар: өлкәннәр һәм яшьләр бәйләнеше.
2021 нче елның 18 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб тарафыннан «Перемышль ныгытмасын алу» дигән чара уздырылды. Максат: үз туган илеңә карата кыйммәтле мөнәсәбәттә торучы әхлакый-гражданлык үзаңын формалаштыру, патриотизм тәрбияләү.
2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Арчаның «Өмет чаткысы "мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Нәүрүз" бәйрәмен уздырдылар.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «татар халык биюләре»дигән чара узган. Бәйрәм туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Тәрбияләнүчеләр милли гореф-гадәтләр, халык костюмы һәм татар хореографиясенең төрләре турында белделәр.
Ата-аналар белән бергә балалар популяр биюләр өйрәнделәр, традицион баш киемнәре белән таныштылар. Һәркем Татарстан мәдәнияте турында күп яңалык белде. Тәрбияләнүчеләр бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
2021 елның 19 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Киртәләрсез тормыш” дигән спорт чарасы уздырылды.
2021 елның 18 мартында Балтач районының Куныр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдинова Саҗидә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте директоры Зиннур Әсхәдуллиннар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
2021 нче елның 18 нче марты көнне караучысызлыкны кисәтү һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балаларның мәдәни ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан «Легоза» уен бүлмәсенә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балаларны алып барды. Максат: конструктив-модель эшчәнлеген оештыру барышында балаларның танып-белү активлыгын үстерү, лего конструкторы белән танышу.