«Челтәрле коймаклар» Алексеевск муниципаль районы «Забота» приюты.

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

19.03.21 ел хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н.12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.

Максат: коймак әзерләү буенча гамәли осталыкларын камилләштерү.

Балаларны  көнкүреш приборының яңа төре «электр коймак табасы», аның әһәмияте һәм куллану кагыйдәләре белән таныштыру.

Дәрестә 6 кеше катнашты.

     Дәрестә тәрбияләнүчеләр сыек камырдан ясалган эшләнмәләр белән танышуларын дәвам иттеләр. Технологик картаны өйрәнеп, коймак әзерләү өчен кулланыла торган продуктларны ачыкладылар. Аннары практик эшчәнлеккә керештеләр, анда балалар мөстәкыйль рәвештә камырны үзләре болгаттылар. Яңа көнкүреш приборы һәм аны куллану кагыйдәләре белән танышканнан соң, балалар практик эшчәнлеккә күчтеләр. Электр коймак табасында  коймак пешерүгә керештеләр.

     Балалар куелган бурычны үтәделәр, коймаклар челтәрле, нечкә, тәмле килеп чыкты. Яңа көнкүреш приборында коймаклар әзерләү балаларда кызыксыну уятты һәм коймак кына түгел, ә эчлекле итеп әзерләү теләге тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International