Нәүрүз бәйрәм «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

«Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмэт буенча инструкторлар Исхакова Ю.Ч. һәм Курбанова А.М. социаль хезмәт алучылар өчен кыш озату – Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәм сәламләү сүзе һәм бәйрәмнең тарихы белән таныштырудан башланып китте. Социаль хезмәт алучылар бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Чара уртасында ашханә хезмәткәрләре барлык бәйрәмгә килүчеләрне тәмле майлы ботка белән сыйладылар. Чара социаль хезмәт алучыларда бәйрәм атмосферасы һәм күтәренке кәеф уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International