«Теплый дом» социаль приютында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

19 март көнне Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 26 бала «Нәүрүз – яз бәйрәме» чарасында катнашты.

Тәрбиячеләр Елена Мадурова һәм Алисә Чувашова сөйләвеннән балалар бу нинди бәйрәм икәнлеге, ата-бабаларыбызның аны ничек каршы алулары, бу көнне нинди тәм-томнар әзерләргә, нинди кием кияргә, нинди уеннар уйнарга кирәклеге турында белделәр.

Театральләштерелгән тамаша төрле конкурслар, уеннар, табышмаклар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Тәрбияләнүчеләр чарада актив катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Бәйрәм ахырында барлык тәрбияләнүчеләрне һәм кунакларны татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк белән сыйладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International