Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Барысы өчен дә рәхмәтлемен!” дип исемләнгән социаль-педагогик чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның кәефен күтәрү, фикер алышуда катнашырга булган теләкләре өчен шартлар тудыру, аралашу культурасын, әйләнә-тирә кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен саклау һәм үстерү.
Күңел тынычлыгы -булганына канәгать була белүдән башлана.
Белгеч социаль хезмәт алучыларга, кемнәргә рәхмәтле булуларын язып,"Тормыш агачы" дигән махсус биткә беркетергә тәкъдим итте. Катнашучылар үз җавапларын үзләре укып та чыктылар. Алар арасында әти-әниләргә, үз балаларына, Үзәк хезмәткәрләренә, табибларга һәм хаттә күрә, ишетә, йөри алуларына рәхмәтле булулары турында да җаваплар да бар иде. Соңыннан, социаль хезмәт алучылар "рәхмәт" һәм “мәрхәмәтлелек” сүзләренең эчтәлеге һәм бу сүзләргә кемнәр лаеклы булырга тиешлеге турында да мәгълүмәт алдылар.
Чарада катнашучыларга балачактан таныш булган әдәплелек сүзенең әһәмиятен ачыкларга халык авыз иҗатының төрле жанрлары ярдәм итте. Алар совет чоры композиторларының рәхмәт сүзләре кергән җырларын искә төшереп, тыңлап һәм кушылып җырладылар. Чара барышында өлкән буын социаль хезмәт алучыларының берсе грек философы Сократның: «Сиңа беркем дә дус түгел, беркем дә дошман түгел, һәр кеше сиңа укытучы», - дигән сүзләрен искә төшерде. Бу цитата турында фикер алышканда, күп кенә катнашучылар аның белән килешүләрен белдерделәр.
Үзләренең серләре белән уртаклашырга теләгән социаль хезмәт алучылар җылы һәм дустанә атмосферада «Барысы өчен дә рәхмәтлемен!” дигән шигырь белән чараны тәмамландылар.
Чарада сигез кеше катнашты.