«Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар белән индивидуаль реабилитация эше»

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар белән индивидуаль реабилитация эше» дигән темага төбәк семинары булып узды. Семинар якын-тирә муниципаль районнардагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәткәрләре өчен үткәрелде: Мөслим, Менделеевск, Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә, Зәй, Тукай һәм Яр Чаллы шәһәрләре.

Семинарда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, эш урыннары турында фикер алыштылар. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга тулы мәгълүмат ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International