Курчак театры дөньясына сәяхәт
Театр дөньясына сәяхәт-һәрвакыт мавыктыргыч чара. Ә бу курчак театры булса - икеләтә мавыктыргыч!
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 21 нче март көнне Халыкара курчак театры көненә багышланган чарада тәрбияче Жаворонкова Л.В. балаларга курчак театрының төрләре турында сөйләде. Ә балалар тыңлаучылар һәм тамашачылар гына булып калмадылар, ә анда актив катнаштылар.
Безнең үзәктән тиздән бөтенләйгә китергә жыенучы, Лебедев Максим балаларга фланелеграфта «Кабартма " әкиятен күрсәтте. «Теремок» өстәл театрын һәм «Шалкан» бармак театрын Йосыпова Динара һәм Чукаева Ирина тәкъдим иттеләр.
Ә чара ахырында бу яшь артистлар белән Лапин Артем, бибабо курчакларыннан файдаланып, «Песи, әтәч һәм төлке» мини-спектаклен күрсәттеләр. Курчак театры дөньясына сәяхәт кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.