Югары Ослан интернат-йортында "Без - Туган тел дуслары" дигән викторина узды"
Ел саен 21 мартта бөтен дөньяда Халыкара Даун синдромлы кеше көне билгеләп үтелә. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дә шундый диагнозлы балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтәләр.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография»милли проекты кысаларында тыл хезмәтчәннәренең утыз сигез хатын-кызына хезмәт күрсәтелә.
2021 нче елның 19 нчы мартыннан Баулы муниципаль районы территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Милосердие»халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсуслаштырылган автотранспортында медицина оешмаларына китерү эше яңадан башкарыла.
19 март көнне көндезге төркемдә йөрүче социаль хезмәтләр кабул итүчеләр арт-терапия юнәлешләренең берсе- интуитив рәсем ясау методикасы белән таныштылар.
Интуитив рәсем ясау ысулының асылы шунда: баш миенең сул ярымшарлар эше вакытлыча басылуында һәм бу эшчәнлек өчен яраклы, уңайрак рәсем ясауда әйдәп баручы рольне уң ярымшарларга тапшырудан гыйбарәт.
19 март көнне “Торак-2021” республика янгын-профилактика операциясе кысаларында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре районның ведомствоара социаль патронажында торучы гаиләләргә ведомствоара рейд оештырдылар. Профилактик төркем составында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы Ризванова З. Т. да бар иде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова « Үз-үзеңне тәкъдир итү » дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Шәһәр журналистлары кунакта
23нче март көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә журналистлар кунакта булдылар. «Шәһри Чаллы», «Челнинские известия» газеталары һәм ««Челны ТВ 24»» телеканалы хәбәрчеләре килде.
Алар ата-аналар һәм балалар белән әңгәмә кордылар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүнең заманча алымнары белән таныштылар.
Белгечләр мөмкинлекләре чикле балалар, инвалид балалар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләр бирә торган инновацион технологияләр турында сөйләделәр. Журналистлар интерактив, сенсор бүлмәләрендә, СБО кабинетында, глинотерапия буенча мастер-класста, педагог-психолог һәм логопедның «Круг» дәресләрендә, Монтессори-педагогикасы кабинетында һ.б. булдылар. Алар белгечләр һәм ата-аналарның нәтиҗәле эшен билгеләп үттеләр.
Цель- Формирования интереса и любви к спорту
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Карга боткасы» дигән күңелле татар бәйрәме инде ничә ел дәвамында битараф калдырмый.