«Сәламәт тәндә-сәламәт рух»

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Язгы каникуллар вакытында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай районының «Юность» спорт комплексында булдылар. Физкультура буенча Инструктор Крмаков Василий Васильевич спорт-сәламәтләндерү дәресе үткәрде. Балалар гимнастика күнегүләрен башкардылар, тренажер залында булдылар. Һәр балалар бик теләп биремнәрне үтәделәр, үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәттеләр, күнегүләр ясадылар. Спорт комплексына бару балалар арасында массакүләм физик культураны үстерергә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга, сәламәтлекне ныгытуга мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International