Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Чистай шәһәренең Скарятин бакчасында балалар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырдылар.
3 нче июнь 2019нчы ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова саф һавада гимнастика үткәрде.
28 май көнне «Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Казан шәһәренең "Полимер" мәдәният йортының Игорь Рувим улы Збарский җитәкчелегендәге “Ирләр дуслыгы” вокаль-инструменталь ансамбленең хәйрия концерты узды.
Россиядә узучы Балачак унъеллыгы кысаларында балалар туризм елына багышланган “Яшь туристлар” иҗади эшләр күргәзмәсен (бөтенрәсәй иҗат эшләре конкурсы "Сөйкемле Шүрәле") Түбән Кама "Веста" үзәге хезмәт буенча инструкторлары Лариса Евстратьевой һәм Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 5-13 яшьлек 25 бала өчен оештырдылар.
Бөгелмә шәһәренең «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре матур традицияне – юбилярларны туган көне белән котлау дәвам итә!
01.06.2019елны Питрәч муниципаль районы «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында булдылар. Балаларны яклау көне уңаеннан театрда яшь тамашачылар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Спектакльне карагач, балалар бик күп эмоцияләр алдылар, башыннан ахырына кадәр төп герой өчен борчылдылар. Спектакль тәмамлангач, балалар геройлар белән фотога төшәргә мөмкин булды.
Санкт-Петербург циркы-шапито «Виват» иң кечкенә тамашачылар өчен үзенең ишекләрен ачты. «Радуга» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе каршындагы исәптә торучы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге алтмыш малай һәм кыз балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында цирк тамашасын бушлай карадылар.
2019 елның 1 июнендә халыкара балаларны яклау көне кысаларында балалар шәһәрчеге территориясендә Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе «Балачак бәйрәме»дигән чара үткәрделәр.
2019 елның 1 июнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмгә “Балалар тормыш чәчәге” исемле бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бу көнне кунакларны әкият персонажлары каршы алды. Белгечләр төрле уеннар һәм күңел ачу оештырдылар. Балалар өчен иң төп күңел ачу асфальтта рәсем ясау булды. Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алдылар.
1 июнь – Балаларны яклау көнен Чирмешән районында быел да зурлап билгеләп үттеләр.