«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Саф һавада гимнастика» дигән чара

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

      3 нче июнь  2019нчы ел, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова саф һавада гимнастика үткәрде.

Чараның максаты: мускулларның  активлыгын күтәрү һәм яхшы кәеф булдыру иде.

Галимнәр фикеренчә, тренажер залларына караганда, табигатьтә физкультура белән шөгыльләнү күпкә файдалы һәм нәтиҗәле. Организм саф һавада кислородны күбрәк алганлыктан,  калорияне дә 20% ка күбрәк яндыра. Өстәвенә саф һавада спорт кәефне күтәрә һәм актив эшчәнлекне арттыра.

Күнегүләрне музыка астында башкару,   арыганлыкны киметүгә, хәрәкәтләрне активлаштыруга һәм  хәрәкәт техникасын үзләштерүне тизләтте.

Интенсив хәрәкәт йөкләнешеннән соң, сулыш күнегүләре башкарылды.

Шөгыльдә 19 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International