Чирмешәннең үзәгендәге Яшьләр мәйданында карусельләр дә, тәм – томнар да, уеннар да, конкурслар да, уен-көлке дә бар иде! “Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре исә әлеге бәйрәмдә үз мәйданчыкларын оештырдылар. Биредә бәйрәмнең төп хуҗалары – балалары өчен конкурслар һәм уеннар үткәрделәр. Нәниләргә туплар, шарлар, скакалкалар белән хәрәкәтчән уеннар ошаса, укучы балалар интеллектуаль уеннарда бик теләп катнаштылар, ребуслар, табышмаклар чиштеләр. Әлбәттә, барлык катнашучылар да призлар һәм бүләкләр алдылар.
“Изге йөрәк” хезмәткәрләре оештырган уен – бәйгеләрдә барлыгы 50дән артык бала катнашты.