Россиядә узучы Балачак унъеллыгы кысаларында балалар туризм елына багышланган “Яшь туристлар” иҗади эшләр күргәзмәсен (бөтенрәсәй иҗат эшләре конкурсы "Сөйкемле Шүрәле") Түбән Кама "Веста" үзәге хезмәт буенча инструкторлары Лариса Евстратьевой һәм Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 5-13 яшьлек 25 бала өчен оештырдылар. Максаты: Россиядә балалар туризмын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес башында балалар белән походка баруның нәрсә икәнлеген, кешеләр походка нинди максат белән йөрүләрен, нинди кием-салым уңайлы булуы турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдән соң катнашучыларга “Балалар туризмы балалар күзлегеннән” композициясен әзерләүдә иҗади эшләр конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Кул эшләре ясау барышында балалар фантазияләрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Һәркем бер-берсе белән үз хис-кичерешләре һәм күнекмәләре белән уртаклашты. Балалар пластилин, төсле һәм ак картон, ташландык материал, гуаш буяулар, карандашлар кулланып композиция ясадылар. Шул рәвешле, балалар аерым детальләрне тоташтырырга өйрәндеәр, кул эшләнмәсендә булган вак детальләрен декор өчен ничек кулланырга кирәклеген белделәр.