Бөгелмә "Радуга" үзәгендә «Күркәм традиция»

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бөгелмә шәһәренең «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре матур традицияне – юбилярларны туган көне белән котлау дәвам итә!         

28 май көнне «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Барышева Алла Михайловна, социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Колупаева Екатерина Владимировна һәм социаль хезмәткәр Кәлимуллина Рәйфә Раим кызы социаль хезмәт алучы – Закирова Тәслия Миңнегул кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Шулай ук бу көнне тантана сәбәпчесе туганнары һәм күршеләреннән котлаулар кабул итте.

         Тәслия Миннегуловна «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә 2001 елның 15 мартыннан бирле хезмәт күрсәтә. Бөек Ватан сугышы ветераны һәм хезмәт ветераны.

Тәслия Минегуловна үз адресына озак елларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм теләп бик күп җылы сүзләр, шулай ук В. В. Путин исеменнән котлау хаты, Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закировтан бүләк һәм хәйриячеләрдән чәчәкләр алды.

 

өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсең

социаль эшләр буенча белгече

Колупаева Екатерина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International