01.06.2019елны Питрәч муниципаль районы «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында булдылар. Балаларны яклау көне уңаеннан театрда яшь тамашачылар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Спектакльне карагач, балалар бик күп эмоцияләр алдылар, башыннан ахырына кадәр төп герой өчен борчылдылар. Спектакль тәмамлангач, балалар геройлар белән фотога төшәргә мөмкин булды.