“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Ирләр дуслыгы” вокаль-инструменталь ансамбленең хәйрия концерты узды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

28 май көнне  «Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында  Казан шәһәренең "Полимер" мәдәният йортының Игорь Рувим улы Збарский җитәкчелегендәге  “Ирләр дуслыгы” вокаль-инструменталь ансамбленең хәйрия концерты узды. Ансамбль актив һәм иҗади ветераннар коллективыннан төзелгән. Алар җырлый, бии, шигырьләр сөйли, төрле музыка уен коралларында уйный. Ансамбль репертуарында берничә музыкаль-шигъри композиция дә бар. Һәр концерт программасында  патриотик композицияләргә мөһим урын бирелә. Чыгыш ясаучылар совет композиторлары җырларын, романсларны, чегән көйләрен, Россия һәм чит ил эстрадасы хитларын бик дәртле башкара. Бүгенге «Ирләр дуслыгы» концертында тамашачылар үзләре дә актив катнашты. Тамаша вакытында алар  рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр. Бигрәк тә «Диңгез күңеле һәрвакыт яшь!" музыкаль композициясе күңелләренә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International