ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча хезмәт күрсәтүче персоналны даими рәвештә өйрәтәләр. Укуларны өлкән шәфкать туташы Фәйзуллина Г. М. һәм хуҗабикә Тюшина С. В. үткәрә.

Биредә төп төшенчәләр, карашның төрле төрләре, авыру төрләре, гражданнарның тормыш-көнкүрешен югалтуга китерә торган авырулар төрләре, авыруларны профилактикалау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә күрсәтелә торган ярдәм төрләре өйрәнелә.

“Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Чиксез мөмкинлекләр дөньясында” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән саф һавада “Күңелле стартлар” бәйгесе оештырдылар.


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 нче елның 4 июнендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга «Безнең ишегалды балалары» дип исемләнгән  уеннар   уйнатты. Бу уеннарда берничә бала катнашты.

Чутай авылында гомер итүче Низамиева Наилә Нәби  кызына  1 июнь көнне  90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы  Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл  җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

 Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2019 елның 1 июнендә «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды «Җәй 2019» дип исемләнгән акция оештырды.

4 июль көнне, балачак унъеллыгы кысаларының 2018-2027 елларга чаралар планы нигезендә, Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары арасында мини - футбол буенча ярышлар узды.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләре Зур Фроловоның Изге чишмәсендә булып кайттылар.

   03 июнь 2019 ел., дүшәмбе

   Татарстан Республикасы Росреестр буенча идарәсенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре, Норлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә», «Буыннан-буынга " аллеясы булдырып, миләш үсентеләре утырттылар.

   Миләш бары тик ел дәвамында, үзенең күн яфраклары ярдәмендә генә декоратив. Җәй башында алар ак, кремлы яки алсу хуш исле чәчәкләр белән капланган. Көз көне миләш яфраклары сары һәм кызгылт төсмерләрен ала.

Балаларны яклау көне уңаеннан, Мамадыш районы “Надежда» социаль приютында күңел ачу чарасы-“Сабан туе”булып узды.Әлеге чара балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт   хисе тәрбияләү, уеннар аша хәрәкәт итү активлыклыкларын ныгыту, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан оештырылды.

Бүген, 2019 елның 3 июнендә, Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен приют территориясендә «Радуга»  җәйге сәламәтләндерү лагере ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International