1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 1950 елдан үткәрелә башлый. Ул бәйрәмнең ничек үтүе бары тик өлкәннәрдән генә тора, чөнки барлык сабыйлар да өлкәннәр яклавына мохтаҗ. Балаларны яклау көнендә сабыйлар барысы да үзләренең кирәклекләрен, өлкәннәрнең яратуын һәм яклавын тойсын иде.
Бу искиткеч кояшлы көнне 2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре шулай ук читтә калмады. Чистай шәһәренең Скарятин бакчасында белгечләр балалар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырдылар. Һәр бала бәйрәмнән кечкенә генә бүләк һәм яхшы кәеф белән китте.