6 нчы июнь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Пушкин көнен билгеләп үттеләр. Элеге көн урыс халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көненә багышланган. Аның әсәрләре безнең тормышыбызны баета, барлык милләт кешеләрен берләштерә, шигырьләре уннан артык милләт теленә тәрҗемә ителгән. Әкиятләрен без кечкенәдән ишетеп, укып беләбез, ә романнарын мәктәптә өйрәнәбез, шигырьләрен яттан сөйлибез.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен һәм һөнәри бәйрәм Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: баш хисапчы Гайнуллина Зөлфия Рифкать кызы, өлкән шәфкать туташы Фазуллина Гөлназ Микаэл кызы, физиотерапия буенча шәфкать туташы Хасбиева Гөлназ Рияз кызы, няня Тухтарова Рәисә Харыс кызы.
«Салават күпере» җәйге сәламәтләндерү лагере эше кысаларында «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында мода конкурсы булып узды. Модельләр һәм модельерлар ролендә өлкән һәм урта төркем кызлары чыгыш ясады. Кече кызлар өчен коллекцияне отряд вожатаясы оештырды.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балалар белән "Кече Сабантуй" оештырдылар.
2019 елның 6 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен балалар “Сабан туе” булып узды.
Базарлы Матак авылы Үзәк паркында " Забота «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар өчен бәйрәм оештырды.
"Кызыклы фестиваль»
Максат: табигатькә, хезмәткә рухи-әхлакый тәрбия һәм мәхәббәт тәрбияләү. Үз Ватаныбыз өчен горурлык хисен үстерү.
Бурычлар: табигатьтә файдалы ял оештыру, халык иҗатының яңа төрләре белән танышу.
Яңа Чишмә муниципаль районында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы.
2019 елның 7 июнендә, социаль хезмәткәрләр көне алдыннан, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде.
Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу максатын күздә тотып гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла.
6 июнь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр психолог Фәрхетдинова Р.Р. җитәкчелегендә “Кәгазь салфеткадан пионнар” ясадылар.