«Астра» тернәкләндерү үзәгендә татар милли бәйрәме “Сабантуй” булып узды

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елның  6  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр   өчен балалар “Сабан туе” булып узды.

Бәйрәмне балалар коллективы ачып җибәрде. Татар бию көенә бөтен балалар бер кругка җыелдылар. Алып баручылар анда балалар белән төрле милли уеннар уйнадылар: чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, канат тарттылар.

Барлык катнашучылар баллы призлар һәм күтәренке кәеф алдылар. Бәйрәмдә 60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International