6 нчы июнь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Пушкин көнен билгеләп үттеләр. Элеге көн урыс халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көненә багышланган. Аның әсәрләре безнең тормышыбызны баета, барлык милләт кешеләрен берләштерә, шигырьләре уннан артык милләт теленә тәрҗемә ителгән. Әкиятләрен без кечкенәдән ишетеп, укып беләбез, ә романнарын мәктәптә өйрәнәбез, шигырьләрен яттан сөйлибез.
Библиотекада шагыйрьгә багышланган шигъри кичә узды. Кичәнең төп максаты китап укучыларны шагырь Александр Сергеевич иҗатына җәлеп итү.
Интернатта яшәүче Белобородов Сергей Александрович шагыйрьнең шигырьләрен башкарды.
“Пушкин һәм вакыт” дип аталган презентация карау да оештырылган иде, анда шагырьнең шигырьлре яңгырады.