Яңа Чишмә муниципаль районында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы.
2019 елның 7 июнендә, социаль хезмәткәрләр көне алдыннан, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Үзәкнен җитәкчесе барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек, озын гомер теләп, Муханова Э.А., Нурхаметова Н.И., Адгамова Э.К., Галиуллина Р.Р., Тазутдинова З.З., Нурхаметова Г.М. социаль хезмәткәрләренә күпьеллык һәм намуслы эшчәнлек өчен рәхмәтен белдерде.