Балалар өчен асфальтта рәсем конкурсы оештырылды, анда балалар төрле төстәге рәсемнәр ясадылар. Шулай ук бәйрәм концерты да күрсәтелде. Балалар белән конкурслар, хәрәкәтле һәм танып-белү уеннары белән кызыклы программа үткәрелде. Бәйрәм күңелле дустанә атмосферада үтте. Көлү, шатлык, елмаюлар күп булды.
Хәйруллин А. Н. хәйрия фондыннан Халыкара балаларны яклау көненә, инвалид балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.