"Кызыклы фестиваль»
Максат: табигатькә, хезмәткә рухи-әхлакый тәрбия һәм мәхәббәт тәрбияләү. Үз Ватаныбыз өчен горурлык хисен үстерү.
Бурычлар: табигатьтә файдалы ял оештыру, халык иҗатының яңа төрләре белән танышу.
Мөслим интернат –йортында яшәүчеләр "Кояшлы Ык"паркы территориясендә Лэнд-Арт Халыкара иҗат фестиваленең эшен зур кызыксыну белән күзәтәләр. Биредә ,табигый материаллардан, тал чыбыкларыннан үреп , арт-объектлар ясыйлар. 7 июнь көнне Мөслим интернат – йорты өлкәннәре, парк ретриты технологиясе кысаларында Мөслимнең “Кояшлы Ык” паркында "Лэнд-арт Халыкара иҗат фестивале эше белән якыннан таныштылар . Арт-объект төзүдә үз көчләрен сынап карадылар. Фестиваль барлык арт-объектларның табигый материаллардан – нигезендә тал ботакларыннан үреп , безнең паркны бизәп торулары белән кызыксындырды. Өлкәннәребез талантлы художниклар, дизайнерлар, кул эше осталары белән якыннан таныштылар.
” Йолдызлырга юл”,” Тормыш орчыгы”, “Кит” ,”Җил”дип аталган арт –обүъектлар аларга бик ошады.