ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

             2018 елның 7 июнендә Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы балалар шәһәрчеге территориясендә «Россия-минем туган илем» дигән асфальтта рәсем конкурсы үткәреде

12 июнь - илебезнең яңа тарихында үзенчәлекле дата. Россия көне - күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, Бөек суверен һәм бәйсез дәүләтне символлаштыручы бәйрәм. Әлеге бәйрәм алдыннан, гадәттәгечә, Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары арасында Россия көненә багышланган яшьләр велопробегы оештырылды. Традиция буенча велоузышның максаты - илебез тарихында мөһим датага катнашы булу хисе булдыру, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыкны күрсәтү һәм, ниһаять, велоспорт популярлыгын арттыру.

2019 нчы елның 11 нче июнендә Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Горурланам синең белән, минем Россия" дигән истәлек кичәсе узды.

«Тургай» приютында «Бизнесмен көне» үткәрелде. Әлеге эшлекле уенның максаты: бергәләп эшләргә, йөкләнгән эшне ахырына кадәр башкарырга өйрәтү, чисталыкка һәм тәртипкә мәхәббәт тәрбияләү, балаларда шәхси сыйфатлар ачу. Балалар "Тургайчиклар"җирле валюта эшләп, бик теләп хезмәт йөкләмәләрен үтәделәр. Алынган "Тургайчиклар" га тәрбияләнүчеләр үз бизнесларын ачтылар.

Җиңүчеләр: 1 урын-Аскарова Ләйсән, 2 урын – Чушкин Тимофей, 3 урын – Габдуллина Сильвина.

Барысы да бик тырыштык. Афәрин балалар!!!

Боровецк чиркәве буендагы чишмәгә экскурсия

 

10 июньдә “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге реабилитантлары өчен тәрбияче Степанова И.В. Боровецк чиркәве буендагы чишмәгә экскурсия оештырды. Экскурсиянең максаты - чиста суның - табигатьнең бәһасез бүләге икәнен  һәм аны кадерләп сакларга  кирәклеген  аңларга өйрәтү. Башта балалар белән экскурсия үткәрү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, аннары юл йөрү һәм чишмәсе янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Ирина Викторовна зур кызыксыну белән балаларга Җирдәге барлык тереклеккә чишмәләрнең һәм башка чиста су чыганакларның кирәклеге, нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.

 

 

 


8
июнь, 2019 ел
шимбә
8 июнь көнне Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйда катнаштылар.

7
июнь, 2019 ел
җомга

2019 нче елның 7 июнь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэлевна «Әкият иленә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Гадәттәгечә, 3 июньнән Әтнә муниципаль районы территориясендә   "Яшьүсмер – 2019» ведомствоара профилактик операциясе старт алды. Ул өч этапта үткәрелә: «Сукбайчылык», «Каникуллар» һәм «Гаилә».  Әлеге операция балигъ булмаганнарның сукбайчылыгын һәм хокук бозуларын кисәтү, каникуллар чорында яшүсмерләр җинаятьчелеген булдырмау, балаларны социаль-хокукый яклауны көчәйтү мәсьәләләрен комплекслы хәл итү максатыннан үткәрелә. "Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  Россия Эчке эшләр министрлыгының «Әтнә» бүлекчәсе, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын саклау комиссиясе белгечләре, авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм район педиатры белән берлектә, төрле профилактика субъектларының ведомство учетларында торучы 12 гаиләдә булдылар. Ата - аналар белән балигъ булмаганнарның ялын оештыруга һәм хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелде һәм буклетлар тапшырылды.

Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар Яр Чаллы шәһәренең «PRO-танцы» заманча бию мәктәбенең хисап концертында катнаштыар.

2019 елның җиденче июнендә Яниль, Важашур, Ятмас-Дусай һәм Уркуш авыл җирлекләрендә социаль хезмәтләр алучы унҗиде кешегә дәресләрен үткәргән вакытта алар альбомнардагы фотоларны карадылар, үз тормышларындагы истәлекле даталар һәм күңелле үткәне турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International