Бу бәйрәмдэ балалар татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныша ала, шуңа күрә мондый чараны оештыру балаларга патриотик, милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Көн җылы һәм кояшлы булды. Һава торышы балаларның һәм белгечләрнең кәефләрендә уңай чагылыш тапты.
Бәйрәмдә балалар уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Нинди генә ярышлар булмады монда! Аркан тарту, чүлмәк вату, җыр һәм бию конкурслары, «Приз кисү» конкурсы, туплар белән эстафета.
"Кече сабантуй» бәйрәме балаларны берләштерде, берәүне дә битараф калдырмады. Балалар үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр! Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды.
Балалар өйләренә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар.