”Чирмешән муниципаль районында ”Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Малешина ”2014-2020 елларда Татарстан Республикасында физик культура, спорт һәм туризм үсеше һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы кысаларында ”Бергә уйныйбыз!” дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырды. Чараның максаты: күмәк уйнау күнекмәләрен формалаштыру, физкультура эшчәнлегенең барлык төрләре катнашында хәтерне һәм фикерләүне активлаштыру. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, мәйданда уен-көлке, күңелле тавышлар тынмады. Ә балалар шатлыгы - бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. Эстафеталарда катнашып, балалар үзләрен зур бердәм гаилә итеп тойдылар! Алар җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз икәнлеген аңладылар. Максатчан, ихтыяр көченә ия булырга, оешкан, җитез һәм тапкыр булырга да кирәк икән.
Әлеге чарада 20 яшүсмер катнашты.