Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үзләренең яшь социаль хезмәт алучыларына экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәләр, чөнки табигатькә карата кызыксыну балачактан ук тәрбияләнеп килергә тиеш.
Балалар һәм аларның әти-әниләренең яраткан эш формасы буларак даими рәвештә экскурсияләр оештырыла. Шулай итеп, июнь башында социаль хезмәт алучы 41 кеше хәйрия нигезендә “Панорама” сәүдә үзәгендә урнашкан “Зоогалерея” күргәзмәсендә булдылар. Экскурсантлар җәнлекләрне зур кызыксыну белән ашаттылар, сыйпадылар һәм алар белән фотога төштеләр.
Хайваннар белән тыгыз аралашу нәтиҗәсендә балаларда мәрхәмәтлек һәм наз кебек сыйфатлар тәрбияләнә, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык үсә, эмоциональ һәм рухи өлкәләр байый.